cyalis
тестинг

Реклама

Мы в контакте

Статистика

Яндекс.Метрика

Ноябрь 2019
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Тарих беркайчан да искерми

Тарих беркайчан да искерми

Шабай мәктәбендә тарихны, авылның билгеле кешеләренең тормыш юлын өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Шәҗәрәләрне барлау бу уңайдан күп нәрсәләргә ачыклык кертә. Буыннар алышынуы, илдәге тарихи вакыйгаларга бәйле, авыл үткәнен күз алдына китерә. Мәктәптә хәзер берничә ел рәттән шәҗәрә бәйрәмнәре үтә һәм аларның һәркайсы үзенчәлекле бер юнәлешкә нигезләнә. Әйтик, узган елда Батталовлар нәселен күзаллаган шәҗәрә бәйрәме зур әзерлек белән үткән иде, быелгысы исә, Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләре елына да бәйле, “Без биш бала үстек…” дип аталды.

Тарих беркайчан да искерми

Шабай мәктәбендә тарихны, авылның билгеле кешеләренең тормыш юлын өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Шәҗәрәләрне барлау бу уңайдан күп нәрсәләргә ачыклык кертә. Буыннар алышынуы, илдәге тарихи вакыйгаларга бәйле, авыл үткәнен күз алдына китерә. Мәктәптә хәзер берничә ел рәттән шәҗәрә бәйрәмнәре үтә һәм аларның һәркайсы үзенчәлекле бер юнәлешкә нигезләнә. Әйтик, узган елда Батталовлар нәселен күзаллаган шәҗәрә бәйрәме зур әзерлек белән үткән иде, быелгысы исә, Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләре елына да бәйле, “Без биш бала үстек…” дип аталды.
—Нәсел агачлары куәтле гаиләләр күп авылда. Бик кызыклы һәм файдалы бу эшне башкарганда шәҗәрәләрнең ир-атлар яки хатын-кызлар ягыннан бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булуын күрәсең. Байтак кына нәселләрне барладык инде. Эзләнүләр кайчагында баштагы фаразларга җитди төзәтмәләр дә кертә. Без Вахитовлар нәселендәге тикшеренүләрне биатамның апасы—Мөхлисә апа калдырган язмаларга нигезләнеп башкарган идек. Әйтик, андагы аталы-уллы дип бирелгән кешеләр, “Ревизские сказки” язмаларында бертуганнар дип бирелгән. Бәхәсле очракларда шушы архив белешмәләренә таянабыз. Авылга нигез салучы Шабайның улы Али дип теркәлгәнен белдек. Безне аның авылда бүген яшәүче вәкилләре булуы кызыксындыра,—дип сөйли мәктәп директоры Раушания Вахитова.

Бүген бәйрәм түреннән урын алган гаиләләрдә бишәр-алтышар бала үскән. ‡з шәҗәрә агачларының бер буыны булып, бүгенгене киләчәк белән тоташтырган бу өлкәннәр— сугыш чоры балалары. Авыр еллар сынавына бирешмичә, тормышның бар якларын да күңел күзе белән күреп, дөньядан ямь, хезмәттән тәм табып, булганны кадерләп яши белүчеләр алар. Сәвия һәм Вагыйзь Батталовларның күңеле киләчәк өчен тыныч, уллары Данил җитәкчелек иткән хуҗалык авылга яңа сулыш бирде. Гомумән, бүген һәркайсы тормышта үз урынын тапкан балалары өчен сөенеп яшисе дә яшисе. Тырыш хезмәтләре, тәртипле, әдәпле тормышлары белән үз балаларына, оныкларына үрнәк алар.
Батталовларның шәҗәрәсе ныклы өйрәнелгән, Вагыйзь абый өлкән буыннарын барлап чыкты: бу исемнәр аша бүгенге бәйләнешләр, туганлык җепләре күзаллана. 1930 елда туган кеше ачлыкны да, фин сугышын да хәтерли.
—1941 елны, 4 сыйныфны тәмамлагач, эшкә башлаган идем, әлегә кадәр хезмәттән бушаганым юк,—ди ветеран. Бу еллар эчендә кулыннан нинди генә эшләр узмаган аның, шулай да авыл халкы аны алыштыргысыз пилорамчы һәм алтын куллы балта остасы итеп белә. Төзегән йортлары белән күпме авылдашларын сөендерде. Мәктәптә җыештыручы булган Сәвия апа, гаилә җылысын саклап, балаларына күчерә белгән.
Күкрәк тулы орден-медальләре элеккеге Мәгъдән хуҗалыгының атказанган терлекчесе, почетлы колхозчы Гайнан Әхмәдишин хакында болай да күп сөйли кебек. 11 яшьтә “Иркенлек” колхозында эшли башлаган, 14 яшендә үгез җигеп, ашлык ташыган малай кичергән авырлыкларны күз алдыннан үткәрсәң, кеше күтәрә алмаслык та кебек. 4 сыйныфтан соң әнисенә ияреп хезмәт юлын башлаган Тугай кызы Әһәлия апа белән тормышта кайнап яшәр көч-куәт табулары сокландыра. Әһәлия апа япь-яшь көе үзйөрешле комбайнда эшләгән, Шабайга килен булып төшкәч, савучылар арасында да сынатмаган. Гайнан абый 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә, 1976 елдан башлап дүрт тапкыр социалистик хезмәт ярышында җиңүче исеменә лаек булган. Атлап түгел, йөгереп кенә йөргән Әһәлия апа иртә таңнан кичкә кадәр фермада булды, бер-бер артлы туып-үскән кызлары, улларын да карарга, эшчән булдыклы кешеләр итеп тәрбияләргә ничек өлгергәндер. Бүген бу яклап та аларның йөзе якты. Әхмәдиша бабасыннан башлаган шәҗәрәсенә йомгак ясап, Гайнан абый, оныкларын да исәпләп, “24 кеше булдык инде”, дисә, Әһәлия апа “аллага шөкер, барысы да эшле, тормышлы” дип өсти.
Флүсә апа да бу көнне утыз ел иртә таңнан торып үзе белән ферма юлын тапаган Шәйхулласы белән янәшә утырырга тиеш иде дә соң. Йорт-җир җиткергәч, алты бала үстереп, аларны тормышлы итәргә өлгерде Шәйхулла абый һәм дөньяны вакытсызрак калдырып китте.
Шәйхинуровлар шәҗәрәсе белән төпчек киленнәре Гөлфинә таныштырды. Хезмәт сөюче гаиләдә үскән балалар да үзләренә тиң эшчән, булдыклы парлар сайлаган.
—Әби белән бабайга гомер буе рәхмәтлемен, миңа уңган, акыллы кыз үстереп бирделәр. ‡з эшемдәге казанышларым өчен иң элек гаиләмә бурычлымын,—диде кияүләрнең берсе—“Урожай” хуҗалыгының алдынгы механизаторы, БРның “Намуслы хезмәт өчен” билгесе белән бүләкләнгән Рәүфәт Гайнанов, бергәләп өч ул үстергән Земфирасын да зурлап.
16 яшеннән сыер сава башлаган Флүсә апа бүген балаларына таяныч-терәк булып, туган йортның җылысын саклап, алты баласының да тормышта үз урынын табуына сөенеп яши. Бу кичәдә ул үзләренең шәҗәрә язмасын оныгы—улы Фидәритнең малае—Шабай мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Фиданга тапшырды.
Әнүсә Гәрәева кызлары арасында һич кенә дә ялгыз түгел. Хәлил абыйның да бу дөньяда үкенече калмагандыр. Биш бөртек кызлары барысы да тормышлы һәм уллар, кызлар үстерәләр. Яшьрәк буын пенсионер булса да, Әнүсә апа хезмәт юлын бик яшьли фермада савучы булып башлый һәм аны 33 ел намуслы дәвам итә. Алар күп еллар Хәлил абый һәм гаиләнең алтын йозагы—аның әнисе– Дөрли әби белән бергә яшәп, матур өйләр җиткерәләр, балалар үстерәләр. Гәрәевлар, нәселләренең үткәне белән дә кызыксынып, шактый бай материал туплаганнар. Шәҗәрәләре белән кызлары Ирина Рәхимова таныштырды.
Әдәпле, күркәм гаилә булып яшәгән Рәшидә һәм Габдулла Ульдановларның берсеннән-берсе булдыклы булып үскән биш баласы да тормышта үз урынын тапкан. Бу намуслы хезмәт кешеләре балаларына үзләрендәге тырышлык, эшчәнлек белән бергә туры сүзлелек һәм күпьяклы сәләтне дә тапшырган. Авылда төпләнеп яшәүчеләр арасында бу фамилияне йөртүчеләр бүген дә күп.

Бәйрәм шәҗәрәләрне барлау һәм аның бүгенге буын кешеләренең хезмәтен зурлау белән аралашып барды. “Урожай” ветераннары советы рәисе Мәдехәт Йөзлекәев бүгенге бәйрәм хуҗаларының фидакарь хезмәтен бәяләде, бүләкләр тапшырды. Район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова, район туган якны өйрәнү музее директоры Алия Хәйруллина буыннар бәйләнеше, гаилә тормышында хатын-кыз роленең дәрәҗәсен билгеләде, мәктәп директоры Раушания Вахитова һәм башкорт теле укытучысы Динара Вәлиева чараны алып барды. Бәйрәмне мәктәп укучыларының да, сәнгать осталары булган кунакларның да музыкаль чыгышлары бизәде.


Комментарии:

Добавить комментарий

Реклама

Погода в Бураево

    GISMETEO: Погода по c.Бураево

Полезные ссылки





Помощь и поддержка


    Психологическая помощь и поддержка
    тел. 273-09-00
    тел. 246-12-12
    тел. 8-800-2000-122
    PLANETA-7YA@RAMBLER.RU
    ЗВОНИТЕ!!!
    МЫ НА РАССТОЯНИИ ЗВОНКА!
    БЕСПЛАТНО, АНОНИМНО, КРУГЛОСУТОЧНО.

Телефон доверия


    Управление федеральной службы РФ по контролю над оборотом наркотиков по РБ
    тел. 8-800-347-20-30
    Звонок по республики Башкортостан БЕСПЛАТНО!

Реклама на сайте

    Для размещения рекламы на сайте, звоните по тел. 7(927)3444408 (Создание баннера бесплатно)