тестинг

Реклама

Мы в контакте

Статистика

Яндекс.Метрика

Май 2019
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Апр    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031  

Бит ояттан пешмәсен, көрәк кулдан төшмәсен

Язгы кояш шулкадәр кинәт җылытты–әйләнеп карауга кар астында аунап яткан бар пычрак өскә калкып чыккан, тазарта торасың, алар калка тора. Борай урамнарыннан үткәндә шундый уй килә–без кыш буе урамга аракы, сыра шешәсе, полиэтилен капчык, кыскасы, бар чүпне бәреп барганбыз икән. Бу безнең культурабыз югары булмаганлыгын исбат итә. Салкын чишмә буена барсаң, Борайда кыргый кешеләр яши дип уйлыйсың. Рейд көнне Яшьләр комитеты, өченче мәктәпнең 8 Б сыйныфы укучылары көче белән өмә ясап, Салкын чишмә буен чистартты. Әмма күңелдә начар фикер калды, чөнки биредә хәтта шлагбаумны да җимергәннәр.

Бит ояттан пешмәсен, көрәк кулдан төшмәсен

Бит ояттан пешмәсен, көрәк кулдан төшмәсен

Язгы кояш шулкадәр кинәт җылытты–әйләнеп карауга кар астында аунап яткан бар пычрак өскә калкып чыккан, тазарта торасың, алар калка тора. Борай урамнарыннан үткәндә шундый уй килә–без кыш буе урамга аракы, сыра шешәсе, полиэтилен капчык, кыскасы, бар чүпне бәреп барганбыз икән. Бу безнең культурабыз югары булмаганлыгын исбат итә. Салкын чишмә буена барсаң, Борайда кыргый кешеләр яши дип уйлыйсың. Рейд көнне Яшьләр комитеты, өченче мәктәпнең 8 Б сыйныфы укучылары көче белән өмә ясап, Салкын чишмә буен чистартты. Әмма күңелдә начар фикер калды, чөнки биредә хәтта шлагбаумны да җимергәннәр.
Шундый әйтем бар–чистарткан бер яхшы, ә бөтенләй чүпләмәү аннан да яхшырак. Борай урамнарын әле тазартасы да тазартасы. Кибетләр, офислар хезмәткәрләре үз тирәсен чүп-чардан арындырырга тырышалар, ягъни 5-10 м тирәсе җирне тазарталар, арытаба исә ник анда тау өелеп ятмый.«Альянс» (Е.Жданова), «Турист» (райпо) кафеларында, «Чишмә» (Ф.Таһирова), «Агыйдел» (Л.Арсланова) кибетләрендә эшләүчеләр, хәзер чыгабыз, дип калдылар. Тикшерү барышында шул ачыкланды–сәүдә нокталарының кайберләрендә җыештыручы юк, бу вазыйфаны сатучылар башкара. Әлбәттә, ул ике эшне дә җиренә җиткереп үти алмый. Бу, мөгаен, түләүгә дә бәйледер. Ә менә «Ветеран» (Бикбулатовлар) кибете янында тәртип урнаштыручы кеше бар. Район үзәгенең Ленин урамындагы кибетләр, даруханәләр урамны тәртиптә тотарга тырыша, кисәткәч, «Дивизион» тирәсен дә чистарта башладылар, ә менә тыкрыклар, бәләкәй урамнар игътибардан читтә кала. Ә бит яшерен-батырын түгел–«төнге кунак-лар» нәкъ менә шундый җирдә аракы, сыра шешәсен һәм башка әйберен калдырып китә. Мәсәлән, Ленин урамыннан кергән очта Гагарин урамында, хәтта язсаң, кәгазь оялырлык, нинди генә калдыкларга очрамыйсың? Сабантуй мәйданы да җәен шул язмышка дучар булучан.
Борай базары–Борайның йөзек кашы. Бирегә чит яклардан да сәүдәгәрләр килә. Бу мәйдан көндәлек тазартуны сорый. Райпо, бу тирәдәге бүтән кибетләргә, парикмахерскаяга, кәрәзле телефон операторларына 10-20 минутка чыгып чүп-чарны җыю кирәктер.
«Алар безнең чүп түгел». Күп урында шундый җавап ишетәсең. Дөрес, парикмахер кыз офис артына чыгып урамга аракы, сыра шешәсе, иске колготки ташламый. Әмма үзең эшләгән офис янындагы чүпнең хуҗасы кем булса да, синең аяк астында яткач, җыймый булмый. Янә бер кимчелек–мәйданнарда, урамнарда кибет алларында чүп контейнерлары юк, кечкенә савытлар бар, аларга өч шешәдән артык әйбер сыймый, шуңа халык чүбен аяк астына ташларга мәҗбүр була. Башкача кая куясың?
Бар кешенең дә шәхси үзаңы югары түгел, шуңа авыл биләмәсе депутатларына, хезмәткәрләренә дә йортларга йөреп чыгарга яисә хат белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күп фатирлы йортларга бигрәк тә.
Район үзәгендә элекке банк янында Горький һәм Совет урамнары кисешкән почмакта да чүп-чар җитәрлек. «Сагышлы ана» паркын ныклап чистартасы бар.
«Пчелка» (Басыровлар) кибете артында чүп савытлары өелгән. Хуҗа кеше, чүпне «Жилищник» чыгара, килешү төзелгән, диде. Әмма контейнерлар асфальтка яисә бетонга урнаштырылырга тиеш, югыйсә, экологиягә зыян салына. «Бүтән кайбер кибетләрдә дә, рейд әгъзалары киткәч тә, чүп чүмәләсен илтеп түгәчәкләренә ышандырдылар.
Бу көнне «хәзер эшлибез», «иртәгә чүп-чардан арынабыз, карны чәчәбез» дип калучылар күп булды.
Комиссия әгъзалары җылы көннәр 2-3 көн генә булуын, кардан арчылу төгәлләнеп кенә килүен искә алып, гаеплеләргә җәза бирмәделәр. Ә шулай да мондый тикшерүләр еш булачак, ул вакытта таләп катырак куелачак.


Комментарии:

Добавить комментарий

Реклама

Погода в Бураево

    GISMETEO: Погода по c.Бураево

Полезные ссылки





Помощь и поддержка


    Психологическая помощь и поддержка
    тел. 273-09-00
    тел. 246-12-12
    тел. 8-800-2000-122
    PLANETA-7YA@RAMBLER.RU
    ЗВОНИТЕ!!!
    МЫ НА РАССТОЯНИИ ЗВОНКА!
    БЕСПЛАТНО, АНОНИМНО, КРУГЛОСУТОЧНО.

Телефон доверия


    Управление федеральной службы РФ по контролю над оборотом наркотиков по РБ
    тел. 8-800-347-20-30
    Звонок по республики Башкортостан БЕСПЛАТНО!

Реклама на сайте

    Для размещения рекламы на сайте, звоните по тел. 7(927)3444408 (Создание баннера бесплатно)